Азнакайда аеклар слеты узды

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

    Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада. 4-6 сентябрьдә «Кояшкай» ял лагерында узган аеклар слетында да әлеге фикер ал тасма булып сузылды. Азнакай яшьләр идарәсе үткәргән әлеге чарада Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә районнарының иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты. Мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, «аеклык дәресләре» спорт уеннары, учак янында җырлар белән үрелеп барды. Табиблар исә «Сәламәтлек форпосты» оештырып, саф һаваның һәм сәламәт яшәү рәвешенең организм өчен никадәр файдалы икәнен исбатларга ярдәм иттеләр.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International