Күп телләр белү бүгенге заманда файдага гына. Азнакайның 5 нче мәктәбендә татар һәм рус телләре өстенә кытай теле дә өйрәтелә башлады. Әлегә ул программага факультатив рәвешендә кертелгән. Көнчыгыш графикасы белән кызыксынучылар укучылар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да шактый дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html