Төбәкне өйрәнү музее яңа бинага күчәргә әзерләнә

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

    Азнакайда яңа музей комплексы төзелеше төгәлләнеп килә. Биредә районның үсешен яктырткан, төрле өлкәләргә кагылышлы экспозиция заллары булачак. Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр килеп иреште: төбәкне өйрәнү музее «Иң яхшы мәдәният учреждениясе» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 500 мең сум күләмендәге грантына лаек булды. Бу акча музейның фонд саклагычын заманча мультимедияле технологиялэр белән җиһазлауга тотылачак.

   Экспозицияләрне тагын да баету, тулыландыру максатыннан музей халыктан район тарихына кагылышлы әйберләр кабул итүне дә оештырды.

 

Ирина Халикова, музей директоры

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International