Азнакай кышка әзер

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

   Көзгә кердек,  аннары – кыш. Җәй исә шушы  кырыс  фасылга әзерлек өчен  бирелгән  вакыт  кына ул. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыклар өчен. Азнакай җылылык челтәре һәм “Сельхозжилсервис” предприятиеләре хезмәткәрләре май аеннан бирле кышны кайгыртып, аңа әзерлекне алып бара: котельныйлар ремонтлана, су, җылылык линияләре тикшерелә, яңаларына алыштырыла... Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов чыгышыннан күренгәнчә, ике предприятие дә җылылык җибәрергә бүгеннән әзер. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International