Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

    Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 12 сентябрь шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең “Алтын алка” боз сарае һәм Актүбә бистәснең базар мәйданында үткәрелә.

   Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Районыбыз үзешчәннәре концерты кәефләрегезне күтәреп җибәрер. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International