Киләчәгебез – үзебезнең кулда

2015 елның 11 сентябре, җомга

   13 сентябрь – Бердәм сайлаулар көне. Без Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге мөһим кампания турында азнакайлылар фикерен белештек.

 

Гөлназ Галиева, 5 нче урта мәктәпнең рус теле укытучысы:

– Сайлауларга бик җаваплы карыйм һәм тавышымны биреп, районыбыз, республикабыз язмышына үз өлешемне кертә алуым белән горурланам. Татарстанда яшәвем белән үземне бәхетле саныйм. Күпме яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде, искеләренә капиталь ремонт үткәрелә. Сыйфатлы белем бирү өчен мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтты. Укытучыларга кызыксындыру чаралары артты. Мин үзем, мәсәлән, ике ел рәттән Татарстан Президенты грантын оттым. Сайлауларга һичшиксез барачакмын һәм Татарстанның якты киләчәге өчен тавышымны бирәчәкмен.

 

Рөстәм Гилаев, шофер:

– Шофер өчен машинаның һәм юлларның төзек булуы мөһим. Азнакайда юллар белән чын-чынлап мактана алабыз. Соңгы елларда аларны ремонтлау, яңаларын салу буенча зур эшләр башкарылды. Гомумән, шәһәребездәге үзгәрешләр бик сөендерә. Әле күптән түгел генә менә дигән спорт комплексы ачтылар. Безнең кебек күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирделәр. Җитәкчеләр юл салырга вәгъдә иттеләр. Сайлауларга барачакмын, мондый мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый дип исәплим. Сайлаган Президентыбыз, депутатларыбыз тормышыбызны яхшырту өчен тагын да тырышыбрак эшләсеннәр генә.

 

Галия Галиева, пенсионер:

– Ирем хәрби булгач, чит илләрдә дә, Россиянең башка төбәкләрендә дә яшәргә туры килде. Лаеклы ялга чыккач, без туган җиребез Азнакайга кайтып төпләндек. Балалар да, Германиядә туып үссәләр дә, монда үз тормышларын кордылар. Татарстанның көннән-көн матурлануына сокланам. Торак йортлар, мәктәпләр, сырхауханәләр, юллар ремонтлана. Иң мөһиме – тынычлык, тотрыклылык. Бер генә сайлаудан да калганыбыз юк. 13 сентябрьдә сайлау участогына бернигә дә карамый барачакбыз. Якташларымны да гражданлык бурычларын үтәргә чакырам. Киләчәгебез үзебездән тора.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International