Узган җомгада шәһәребез урамнарында бер төркем велосепидчыларны күреп, күпләр: “Бу нинди ярыш икән?” – дип уйлап куйгандыр. Юк, ярыш түгел, ә яшьләрнең экстермизмга каршы акциясе иде ул.
– Ызгыш-низаг таратучы, кешеләр гомере белән уйнаучы әлеге яман сәяси көрәш тактикасына каршы фикереребезне бедерүнең яңа ысулларын уйлап табарга тырышабыз. Велосипедлар белән мондый акцияне икенче елын үткәрәбез. Былтыр коррупциягә каршы чыккан идек. Быел катнашучылар саны күбрәк. Цивилизацияле җәмгыятьтә экстремизмга урын булмаска тиеш. Алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, – ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.
Велосипедчылар юлларын Ак мәчеттән башладылар, Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин аларны хәер-фатихасын биреп озатты. Ул мөселман диненең җирдә татулыкны алга сөрүен ассызсыклап, ил-көннәребезнең тыныч булын теләде.
– Зәңгәр мәчет аша узып, юлыбызны Җиңү паркында тәмамладык. Арабыздагы яшьләр лидерлары, мәктәп директорлары, укучылар – бар да бер теләктә булдык: тормышыбыз бүгенгедәй матур, якты һәм имин булсын, сугыш әфатләре күрергә язмасын. Аннан соң, велоспорт – ул сәламәт яшәү рәвеше дә бит әле, - диде “ФОРПОСТ” җитәкчесе Айрат Батыров алган.
Резеда ШӘРИПОВА
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html