Азнакайның туган якны өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

     Җөмһүриятебезнең танылган тарихчысы, галим-археолог, Казан Федераль университеты профессоры, академик Альберт Борханов Азнакайның туган якны өйрәнү музеена 150гә якын яңа археологик экспонатлар тапшырды. Алар Түбән Стәрле, Урсай, Тымытык, Чалпы, Татшуган һәм районның башка авылларында табылган. Борынгыларның бакыр, тимердән ясалган көнкүреш әйберләре гаять тарихи кыйммәткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International