Сигнализация янгынга көчәергә юл куймады

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

   Якшәмбегә каршы төндә Тымытык авылы янындагы җитештерү объектында янгын чыга. Бәхеткә, дәүләт янгын күзәтчелеге күрсәтмәсе нигезендә әлеге бинада яңа янгын сигнализациясе, хәбәр бирү җайланмасы куелган була. Заманча җиһазлар һәм персоналның үзвакытында дөрес эш итүе нәтиҗәсендә янгынның көчәюенә юл куелмый. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Шулай да “кызыл әтәч” бина түбәсенә шактый зыян салырга өлгерә. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International