Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

 

 Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле районыбыз һәм шәһәребез мөселманнары!

Ихлас йөрәктән сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Әби- бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә- юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакла­нып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр, хәйрия эшенә үз өлешләрен кертер дип ышанам. Күңелләрегездәге барлык якты уйлар һәм хыяллар тормышка ашсын. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим. Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвамларга булсын.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International