Бүгенге көндә укучыларга белем генә түгел, тәрбия бирү дә алгы планга куела. Балалар иҗаты үзәгендә узган Сыйныф җитәкчесе көнендә педагоглар, психологлар, педагог-оештыручылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия һәм хокук саклау органнары вәкилләре тәрбия бирү мәсьәләләре хакында җентекле фикер алыштылар. Әлеге чарада катнашучылар мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшен көчәйтергә, имин булмаган гаиләләрне ачыклау эшен системага салырга, хәвеф төркемендәге балаларның дәрестән буш вакытын файдалы итеп оештырырга, үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартырга кирәк дигән карарга килделәр.
источник: филиал АО «Татмедиа» редакция газеты «МАЯК» http://aznakaevo-rt.ru/ru.html