Азнакайда 900 кешелек Корбан ашы мәҗелесе үтте

2015 елның 25 сентябре, җомга

     Берничә ел элек Казанда республикакүләм ифтарда 1000 кеше катнашачак икән дигәч хәйран калган идек.

    24 сентябрь көнне Азнакайның яңа ачылган Чатыртау Арена спорт комплексында 900 кешелек Корбан ашы мәҗелесен күргәч нәкъ республикакүләм ифтар искә төште.  Рәт-рәт булып төзелгән мул өстәлләр артында мәчет-мәдрәсәләргә йөрүче абый-апалар, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелган иде.

   Азнакай тарихында беренче тапкыр үткәрелүче әлеге мәҗелесне оештыру инициативасы белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин чыга. «Депутатлар һәм урынбасарларым белән киңәшкәннән соң Корбан гаетендә халыкка шундый бәйрәм ясарга булдык, — ди ул, — әлеге мәҗелескә шулай ук шәхси эшмәкәрләр, оешмалар, сәүдә үзәкләре дә үз өлешләрен кертте, аларга да бик зур рәхмәт.»

     Бу грандиоз мәҗелесне үткәрү өчен ике сыер корбан итеп чалына, мәҗелескә  килә алмаган 110 мохтаҗ кешегә бер сыер итен өйләренә таратып чыгалар, бу гамәлләрне күргән халыкның рәхмәттән башка сүзе юк.  «Алдагы елларда Ураза яки Корбан гаете көннәрендә Акчарлак ресторанына барыр өчен шәкертләрем арасыннан 4-5 кешене сайлап алырга туры килә иде, бу елны илле шәкертемне дә ияртеп килдем», — дип шатлыгы белән уртаклашты Сөмбел абыстай Шакирова.

     Әле бер ай элек кенә ачылган Чатыр-тау Арена спорт комплексында Коръән  аятләре укылып, шундый изге эш башкарылганнан соң шәһәребезнең киләчәге якты булуында шик юк, иншаллаһ.

 

Алсу Фролова, Азнакай мөхтәсибәте

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International