Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләре Советларының беренче оештыру утырышлары узды

2015 елның 25 сентябре, җомга

     Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы авыл җирлекләре Советларының беренче оештыру утырышлары узды. Утырышларның көн тәртибендә кагыйдә буларак, авыл җирлекләре Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре карала, җирлек башлыклары һәм Азнакай район Советына авыл җирлегеннән муниципаль вәкилләр сайлана.

    Шундый утырышларның берсе Үчәлле авыл җирлеге Советында да узды. Ул үзара дустанә, фикер алышу шартларында барды. Үчәлле авыл җирлегенә барлык сайлау округлары буенча да депутатлар сайланып, билгеләнгән тәртиптә теркәлгәннәр. Утырышта Үчәлле авыл җирлеге башлыгы итеп Гөлшат Төхбәтуллина, ә Азнакай район Советына Үчәлле авыл җирлеге муниципаль берәмлеге вәкиле буларак Шамил Хафазетдинов сайланды. Азнакай район Советы вәкиле Айдар Хәлиуллин 15 елдан артык Үчәлле авыл җирлеге башлыгы булган Олег Владимировка барлык депутатлар исеменнән олы рәхмәт әйтеп, тәҗрибәле җитәкче буларак, алга таба да авылның йөзен матурлауда үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп торуына ышаныч белдерде, сәламәтлек, гаиләсендә иминлек теләде. Аның теләкләренә авылдашлары һәм хезмәттәшләре дә кушылды. Үчәлле авыл җирлегендәге матур үзгәрешләр, халкының тормыш-көнкүреш шартларының уңай якка үзгәрүе аксакал авыл җитәкчесенә мәдхия булып яңгырады.

     Авыл җирлекләре башлыклары Мәсгут, Югары Стәрле, Микулино, Туйкә, Балтач, Әлкәй, Вахитов, Илбәк авыл җирлекләрендә дә алышынды.

 

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International