Азнакайда атказанган укытучы Әкрәмә Хәкимова истәлегенә мемориаль такта ачылды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

    Шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбендә бүген РСФСРның атказанган укытучысы, 1958-1983 елларда әлеге коллективта директорлык иткән Әкрәмә Хәкимова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада районыбыз җитәкчеләре, Әкрәмә Хәкимованың кызы Регина Васильева, ветеран укытучылар катнашты. Мәктәп музеенда локаль конфликтларда һәлак булган үз чыгырылыш укучылары истәлегенә багышланганган стенд да бар. Ул яңартылып, бүген әфганчылар оешмасы вәкилләре сугышчан дуслары истәлеген дә ядь иттеләр. Соңыннан ветеран укытучылар хөрмәтенә чәй табыны артында укучылар концерт куйды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International