Өлкәннәр көне – иң миһербанлы бәйрәмнәрнең берседер. Бай тормыш тәҗрибәсе булган, йөрәкләре аша күпне кичергән, үз җилкәләрендә күпне күтәргән апа-абыйлар, әби-бабайлар игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Әлеге бәйрәм уңаеннан 6800 ветеран муниципаль район башлыгы исеменнән котлау открыткалары алачак. Предприятие-оешмалары ликвидацияләнгән, башка җирләрдән күченеп кайткан җитмеш яшьтән өлкәнрәк 2350 кешегә район бюджетыннан 300 сумлык матди ярдәм күрсәтеләчәк.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html