Әлмәт белән Азнакай районнары арасында мәдәни багланышларның өзелгәне юк

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

     Әлмәт белән Азнакай районнары арасында мәдәни багланышларның өзелгәне юк. Әле азнакайлылар күршеләргә үз җыр-моңнарын бүләк итеп кайталар, әле әлмәтлеләр безгә килә. Өлкәннәр көне алдыннан – 29 сентябрьдә шәһәр-район Мәдәният йортында ике районның ветераннар хорлары чыгыш ясап, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров тәбрикләде һәм актив тормыш алып баручы, халкыбыз иҗатын киләчәк буынга тапшыруда зур өлеш кертүче ветераннарга изге теләкләрен юллады. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International