Азнакайның 13нче ТОС активистлары сугышта катнашучылар белән очрашу үткәрделәр

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

     Территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә Өлкәннәр айлыгы акцияләренә актив кушылды. Шәһәрнең 13нче ТОС ак­тивистлары (җитәкчесе Әминә Хәкимова) сугышта катнашучылар, бала чаклары, яшьлекләре шушы чорга туры килгән буын вәкилләре белән очрашу үткәрделәр. Анда хәл итәсе проблемалар да күтәрелде. Әйтик, шәхси секторда яшәүчеләрнең берләренә су кертүдә, койма коюда ярдәм сорала. Инвалидлар тәрбияләгән гаиләләргә дә игътибарны арттырасы бар. Шул җирлектә яшәүчеләр Лобачевский урамында асфальт җәйдергән өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәтле булуларын җиткерделәр.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International