Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас һәм йөрәктән чыккан тәбрик сүзләрен кабул итегез!
Бу көнне без сезгә илебез азатлыгы өчен чиксез авыр елларда сынмыйча, иң бөек кыйммәтләрне – Ватаныбыз азатлыгын саклап калуга, Татарстаныбызның һәм районыбызның куәтен һәм шөһрәтен үстерүгә куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезнең буынга гаять зур сынаулар һәм кыенлыклар кичерергә туры килде. Кайнар йөрәкләрегез, оста кулларыгыз белән күп буыннарны сокландырырлык казанышларга ирештегез.
Сезнең гомерләр бөек омтылышлар, мәрхәмәтлелек һәм хаклык кебек мәңгелек кануннарның җиңүенә ышаныч белән балкып торды. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә, зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез. Нинди генә катлаулы чорлар килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз.
Кадерле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибарын- хөрмәтен тоеп, рухи күтәренкелектә яшәвегезне телим! Күңел күкләрегез һәрчак кояшлы, тормышларыгыз имин, түгәрәк булсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html