Бездә халык турыдан йөреп өйрәнгән. Яңа Юл бистәсендә яшәүчеләр дә машина белән көн корыда шәһәргә басу буйлап кына баралар. Нәтиҗәдә игеннәр таптала, әрәм була иде. Халык үтенечен искә алып, сентябрь азагында Яңа Юлны шәһәр белән тоташтыручы таш юл салына башлады. Аның озынлыгы 1,6 чакрым тәшкил итә. Әлеге эшләр нефть һәм сәнәгать предприятиеләре ярдәмендә башкарыла.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html