Азнакайлыларга үз сәламәтлекләренә игътибар итәргә киңәш ителә

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

     Йөрәк-кан тамырлары авырулары елдан-ел яшәрә һәм азына бара. Белгечләр Россиядә һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең шушы авырулардан вафат булуы турында әйтә. Аларның күпчелеге хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. Татарстанның кардиология хезмәте хәбәр итүенчә, татарстанлыларның һәр җиденчесе йөрәк яки кан тамырлары авыруларыннан интегә. Уйландырырлык саннар, шулай бит?! Хәлләр үзебездә дә бик шәптән түгел. Узган атнада теркәлгән 6 үлемнең 5сенә йөрәк-кан тамырлары авырулары сәбәпче булган. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International