Азнакай 1 нче мәктәбендә Тукай бюсты ачылды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

    Хәзер Азнакайның 1 нче мәктәбе укучыларын көн дә иртән бөек шагыйребез Габдулла Тукай каршы алачак. 30 сентябрьдә биредә аның бюстын ачу тантанасы булды.

    Әле июль аенда гына дәрәҗәле кунаклар катнашында Тукай микрорайонында әдибебез хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде. Әнә шулай шагыйрьнең бәяләп бетергесез бай иҗатына, туган телебезне, милләтебезне үстерүгә куйган аяусыз хезмәтенә азнакайлылар тирән рәхмәтләрен белдерәләр.

   Истәлекле чарага мәгариф ветераннары да чакырулы иде.

– Мин иң беренче нәүбәттә илебездә Әдәбият елы булуга куанам, чөнки әдәбият – ул матурлык, тәрбия коралы. Аның кысаларында Тукай һәйкәле һәм бюсты ачылу икеләтә шатлык, – ди өч дистә елдан артык татар әдәбияты укыткан Назира апа Хаппанова.

    Гасырлык бай тарихы булган 1 нче мәктәп укытучылары белән дә, укучылары белән дә, ата-аналары белән дә горурлана ала. Әлеге бюст 1988 елда мәктәпнең 70 еллык юбилеена ата-аналар бүләге буларак тапшырылган. Ул реставрацияләнеп, хәзер яңа бина янына күчерелгән. Һәйкәл тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Бу мәктәп укучылары, һичшикесез, Тукай рухын тоеп үсәрләр.

    Бәйрәмдә Габдулла Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, әкиятләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтелде. Мәктәпкә терәлеп үк торган “Тамчыкай” балалар бакчасыннан нәниләр дә бөек шагыйребезгә багышланган тантанадан читтә калмадылар.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International