Һәр елны илебездә халыкка диспансеризация үткәрелеп килә. Аның нәтиҗәләре бу чараның бик актуаль булуын, еш кына инвалидлыкка, иртәли үлемгә китергән хроник чирләрне вакытында ачыклау һәм кичекмәстән дәвалап, кеше гомерләрен саклап калу, халыкның сәламәтлек торышын күзаллау, пациентлар белән юнәлешле эшләү мөмкинлеге бирүен исбатлады. Бүгенге көндә районыбызда диспансеризациянең ни рәвешле баруы белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
–Планда каралганча, быел без 11048 кешегә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрергә тиеш. Сигез айда аны 6765 азнакайлы үтте. Бу – планның 61,2 проценты, узган елдан күбрәк – ул чорда үтәлеш 49 процент иде.
Мәгълүм булганча, диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренче этапның максаты – пациентларда йогышлы булмаган хроник авырулар билгеләрен ачыклау, шулай ук табиб-белгечләрнең өстәмә тикшерүе, икенче этапта диагнозны тәгаенләү өчен медицина күрсәткечләрен билгеләү. Бу этап терапевт кабул итүе белән төгәлләнә. Ул сәламәтлек торышы төркемен, диспансер күзәтүне билгели һәм кыскача профилактик консультация үткәрә. Диспансеризациянең беренче этабын 8 айда 6765 кеше үтте. Аларның 2621е – ир-егетләр, 4144е – хатын-кызлар. 527 кешедә төрле авырулар табылды, 152 пациент диспансер күзәтүенә билгеләнде. Ачыкланган чирләрнең күпчелеге сидек юллары системасы (42,5 процент), күкрәк бизе (12,3 процент), матдәләр алышынуның бозылуы белән бәйле, йөрәк-кан тамырлары, 4 проценты яман шеш авырулары. Беренчел тикшерүне үтүчеләрнең 21,5 процентына, ягъни 1456 кешегә авырып китү куркынычы яный. Бу факторларның нигезе: артык авырлык, кан басымының югары булуы, тәмәке тарту... 57 пациентка алдагы 10 ел эчендә йөрәк-кан тамырлары авыруларының азып китүе белән бәйле билгеләмә үткәрелде.
Шулай итеп, сигез айда диспансеризация үтүчеләрнең нибары 16,9 проценты гына сәламәт дип табылды, ягъни беренче төркемгә кертелде. Ә инде 42,7 процент (2885 кеше) икенче төркем сихәтлеккә ия. Алар нигездә 39-60 яшьлекләр. 40,4 процент (2735 кеше) инде шактый еллар хроник авырулы, аларда йөрәк-кан тамырлары авырулары туу куркынычы да зур.
Бу этапны үтүчеләрнең барсына да табиб киңәшләре, консультацияләр бирелде, төрле чирләргә китерүче яман гадәтләрдән арыну мөһимлеге ассызыкланды.
Диспансеризациянең икенче этабы өстәмә тикшерү, авыруның диагнозын тәгаенләү, тирәнтен консультация бирүне максат итеп куя. 852 кеше тар белгеч табибларга кабаттан тикшерүгә җибәрелде.
Райондашларга янә ассызыклыйсы килә: диспансеризация халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында үткәрелә. Һәркем аның үз сихәтлеге өчен кирәклеген аңласын иде. Медицина тикшерүен һичшиксез үтәргә кирәк.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html