Урамда чиләкләп яңгыр ява, ә мин юлда. Казаннан ук ниятләп кайткан идем, шуңа күрә бармыйча кала алмыйм. Аннан да бигрәк, Азнакай районы, Мәсгут авылында гомер итүче, йөз яшен ваклап килүче Гамбәрия әби Галимова белән инде кайчаннан бирле очрашып сөйләшәсем килгән иде.
Әллә нинди ачышлар ясап дан казанган кеше түгел ул. Гап-гади, тыйнак татар хатыны, тугыз бала үстергән Герой Ана.
Балалары Гамбәрия апага (үзен күргәч, бер дә әби диясем килми) мин киләсен алдан әйтеп куйганнар икән. Олы кунак көткәндәй, апабыз матур итеп киенгән, башындагы ак яулыгы нурлы йөзенә тагын да нур биреп тора. Аны күргәч тә үз әнием искә төште. Ул да шулай башына ак яулык бәйләргә ярата иде мәрхүмкәем. “Әни!” – дип туган нигезләренә кайтулары белән бик бәхетле Гамбәрия апаның балалары. Аллага шөкер, балалары бөтенесе дә исән-саулар. Инде үзләре дә әби-бабай булганнар. Дәү әниләренең хәлен белергә егерме бер оныгы, егерме ике оныкчыгы да кайтса, Галимовларның туган нигезендә зур бәйрәм була икән.
Кечкенә генә буйлы Гамбәрия апага тормышның бөтен әчесен-төчесен татырга туры килгән. Үткәнен бүгенгедәй хәтерли ул. Ипләп кенә барысы хакында да сораштырам. Ул тормыш йомгагын сүткәндә елашып та, көлешеп тә алдык. “Әйдә, юлда иптәш булырсың”, – дип, дус кызымны да алган идем. Гамбәрия апа белән гәпләшеп утырганда: “Битендә бер җыерчыгы да юк бу апаның, малайлары пластик операция ясатмады микән, сора әле. Ясатмаган булсалар, битенә нәрсәләр сөртә икән?” – дип пышылдады иптәш кызым. Бу сүзләрдән Гамбәрия апа матур итеп көлеп алды да: “И-и, бәбкәем, нинди операция ясату инде ул, үз гомеремдә биткә кершән дә сөрткәнем булмады. Бизәнеп-ясанып йөрү кайгысы идемени?!” – диде дә сөйли башлады:
– Ике яшьтән әнисез калдым, үги әни тәрбиясендә үсәргә туры килде. Кагып-сугып тормаса да, үз әниеңне беркем дә алыштыра алмый инде ул. Кимсенеп елаган чакларым да әз булмады. Сабый чактан ук кул арасына кереп эшләп үскәнгәме, язмыш сынауларына бер дә бирешмәдем. Тормыштан ямь, тәм табып яшәргә тырыштым. Егерме яшем тулгач туган нигезне ташлап читкә китәргә туры килде. Ярославль каласына торф чыгарырга җибәрделәр мине. “Бу кыз бик кечкенә бит, эшли алырмы?” – диделәр җитәкчеләр. Гамбәрия эшли алмаган эш юк бу дөньяда дим, эчемнән генә. Кәрзинне терәп куям да, торфны кул белән ишеп кенә төшерәм, алай тиз тула. Берзаман карасам, минем җен кебек эшләгәнне күзәтеп торалар икән. Аннары бригадирга: “Бу бәләкәй кызыгыз бөтен бригадагызның планын берүзе үти бит!” – дип соклануларын белдерделәр...
Гамбәрия апа уйлары белән әллә кая китеп, бераз сүзсез торгач, янә хатирәләрен яңартты. Аның көчле рухлы, курку белмәс батыр кыз булуы, бәлкем, кечкенәдән үкавырлыкларны үз җилкәсендә күтәрүендәдер. Әкияттәге Зөһрә кыз кебек тишек мичкәгә төне буе су ташытмаса да, үги ана үги ана инде ул. Тик шулай да рәхмәтле ул аңа. Торфтан да шактый бүләкләр алып кайткан үзенә.
– Туксан метр ситса, шәл, пиджәк, әнигә күлмәклек, әтигә чалбар алып кайттым. Торфтан кайткач, колхозда эшләдем. Әзрәк өс-баш юнәткәч, бирнәләр әзерләгәч, күрше Мәсгут авылы егете Сәлмәнгә кияүгә чыктым. Ул миннән алты яшькә кече иде. Әмма үтә дә төпле акыллы иде.
– Шундый яшь егетне ничек үзеңә караттың, Гамбәрия апа? Гадәттә, ирләр үзләреннән яшьрәк кызларга өйләнергә тырышалар бит.
Гамбәрия апа елмайды. Ул шул чакта аулак өйдә Сәлмән абый белән танышуын күз алдына китергәндер. Зәңгәр күзле, мәһабәт гәүдәле чибәр егеткә күпләрнең күзе төшкән булгандыр, тик ул кечкенә генә гәүдәле, бөтерчек кебек җитез Гамбәрия апаны сайлаган. Чыннан да, Сәлмән абый ялгышмаган, аның хатыны авылның бер уңганы булып чыккан. Бер-бер артлы туган тугыз баланы да тәрбияләгән, тавык чүпләп бетерә алмаслык тормыш мәшәкатьләрен алып барырга да өлгергән. Сәлмән абый МТСта эшләгән, колхозның алдынгы тракторчысы, иртә яздан караңгы көзгә кадәр басуда. Әти кешенең гаиләдә дәрәҗәсе зур булган. Аз гына шаярсалар, әниләре: “Әтиегезгә әйтәм!” – дип куркыткан балаларны.
Әтиләре турында сөйли башлагач, балалар да сүзгә кушылды: “Безнең әти дөньяның бер әүлиясе иде. Әни безне әти белән болай гына куркыта иде инде, чөнки аның беребезгә дә тырнак белән дә чирткәне булмады. Бик укымышлы кеше иде. Авылда татар газеталары белән рәттән, “Правда” газетасын әти генә ала иде. Математикадан, физикадан бик башлы булды. Кайда да, кем белән дә ничек сөйләшәсен, үзен ничек тотасын белә иде. Шуңа күрә бик абруйлы булды”, – диде олы улы Наил абый.
Ни кызганыч, Сәлмән абыйга көткән тормышының рәхәтен тоеп, яшьли сөеп өйләнгән яры белән тигез картаерга, балалары, оныклары, оныкчыклары бәхетенә күмелеп яшәргә насыйп итми. 47 яшендә, фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкән ул. Шулай итеп, Гамбәрия апа тугыз баласы белән ялгызы калган.
– Сәлмәнем үлгәч, әйтерсең лә, аяк астымда җир убылды, – дип дәвам итте Гамбәрия апа. – Бергә кичергән егерме сигез ел төш кенә кебек булды. Мәрхүмкәем бик акыллы, эшчән, гел ярдәм итәргә генә тора иде. Шуңа күрә юклык заман дип тормадым, Сәлмәнемә ышанып, тугыз бала алып кайттым. Балаларым сабый чакларыннан ук кул арасына кереп, эшләп үстеләр. Сыеры, сарыгы, тавык-чебеше ишегалдын тутырып йөрде. Әле шуның өстенә йөздән артык куян да асрадык. Балалар үскәндә күзем йокы күрмәде, кулларым ял белмәде минем. Буш вакытларымда туйлар, бәйрәмнәр өчен төнлә чәкчәк пешердем. Районга читтән кунак килсә дә, миннән чәкчәк пешерттереп алалар иде. Елын хәтерләмим инде, Азнакайга Хрущев килде. Шуны каршылау өчен чәкчәкне дә миннән пешерттеләр. Райком секретаре шәхсән үзе килеп алып китте. Көн саен мич ягып ипи салулар бүгенгедәй күз алдымда. Ә болай, пенсиягә чыкканчы тегермәндә эшләдем...
Орчык кадәр буе белән ничек тегермән тарттырды икән ул? Беләм мин ул колхоз тегермәненең нәрсә икәнен. Минем әти дә этләнде анда. Бәгырькәемнең ничек тырышканы бүгенгедәй күз алдымда. Кыш көннәрендә тегермәннең бөтен җиреннән җил ыжгырып торыр иде. Ә мөшкәдән аккан он җылы. Кулларыбыз туңса, әти шунда тыгып торырга куша. Ә үзенең бөтен-җире ап-ак, онга баткан, ике күзе генә ялтырап тора. Капчыкларны иңсәсенә салып баскычтан менеп китә дә, тегермәннең бункирына бушата. Көненә ничә менеп, ничә төшкәндер – белмим. Кечкенә, чандыр әтине жәлләп, апа белән капчыкны өстерәмәкче булабыз, тик ул кымшанмый да. Тегермән тарту алыптай ирләр өчен дә бик авыр әле ул, Гамбәрия апа ничекләр чыдады икән дим. “Булышырга барсак, центнерлы капчыкларны безгә күтәртмәскә тырыша иде, ике култык астына кыстырып, баскыч буйлап җиңел генә менеп китә иде ул. Әнинең бер дә зарланганы булмады”, – ди Наил абый.
– Бу улым чат әтисе инде. Төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы белән дә, – ди Гамбәрия апа.
Иптәш кызым алардан чыккач: “Андый зәңгәр күзле кеше күргәнем юк иде әле минем. Салих Сәйдәшевның күзләре шундый булган диләр. Бу абый композитор ролен уйный алган булыр иде, юкка театр училищесына кермәгән”, – диде. Ә Наил абый, чыннан да, әлеге уку йортына керергә хыялланган. Тик әтиләре: “Җырлап-биеп тамак туйдыра алмассың, гаиләдә син олы бала, төпле һөнәр сайла”, – дип, каршы төшкән. Наил абый әтисенең сүзеннән чыкмаган – нефтьче һөнәрен сайлаган. Хәзер инде лаеклы ялда. Хатыны Розалия белән ике малай үстергәннәр.
Гамбәрия апа бүген олы кызы Галия белән кияве Радис тәрбиясендә яши. Алар Чаллыдан төп йортка күченеп кайтканнар. Гамбәрия апаның Сәлмән абый белән иңгә-иң торып торгызган өен ташлап китәсе килмәгән. Монда һәр җирдә тәртип, чисталык, зәвык белән куелган җиһазлар. Бакча гөлләре шау чәчәктә утыра. Чыннан да, биредә тырыш кешеләр яшәгәне әллә кайдан күренеп тора. “Әни бик кунакчыл, ярдәмчел. Үзенә калмаса калмый, соңгысын булса да кешегә бирә. Бәлки әнә шулай кешеләрнең рәхмәтен ишетеп яшәгәнгә, мәрхәмәтле булганга Ходай аңа озын гомер биргәндер. Әниебезнең үз сыенда булып безне шатландырып яшәгәненә сөенеп туя алмыйбыз. Әзрәк чирләп китсә котым алына. Бөтен туганнарны аякка бастырам. Берүк исән генә була күрсен”, – ди Галия апа.
Гамбәрия апа үзе кебек уңган, тырыш, мәрхәмәтле балалар үстергән. Аның күркәм сыйфатлары балаларыннан оныкларына да күчкән. Шулай булмаса, оныгы, ягъни Галия апаның кызы Илсөяр, кияве Рамис үзләренә беркем дә булмаган Агафья карчыкны тәрбиягә алмаслар иде. Кешеләр караучысыз калган әти-әниләрен дә картлар йортына илтүдән читенсенмәгән заманда, мари милләтеннән булган Агафья апаны дүрт ел тәрбияләп, соңгы юлга озатканнар алар. Янгын чыгып, йорт-җирсез калган бу апа, югыйсә, тыл ветераны булган. Илсөяр кешеләр сүз куертмасын дип, аңа тиешле фатир артыннан да йөрмәгән, туганнарына да рөхсәт итмәгән. Закон буенча тиешле фатирын ала алмаган Агафья әби Илсөяр кулында вафат булган. Галия апа кызы белән киявенә кешелекле булганнары өчен мең рәхмәтле. Моны миһербанлылык үрнәге димичә, ни дисең?!
Гамбәрия апа янына бүтән балалары да еш кайтып йөри. Бу тормышта һәрберсе үз урынын тапкан. Камиле ЕлАЗның генераль директоры, хатыны Алсу белән берсеннән-берсе тырыш балалар үстергәннәр. Розалия апа ире Сирень белән Чаллыдан кайнанасын карарга дип, туган авылына кайткан булган, хәзер инвалид ирен карый икән. Фиразыя Алабугада яши, ире Рәшит белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Игезәкләре Рамил белән Равил төзүче һөнәрен сайлаганнар. Равил үз эшен ачкан, өч бала атасы, хатыны Гүзәл белән Чаллыда яши. Рамил дә төшеп калганнардан түгел, хатыны Рушания белән үз кибетләрен тоталар, ике балалары бар. Гамиле хатыны Зөлфия белән бер ял йортын арендага алып, бергәләп эшлиләр икән. Ул һәм кыз үстергәннәр. Төпчек кызлары Лилиянең һәм ире Даниснең ике уллары бар. Менә шундый тырыш балалар үстергән Гамбәрия апа. Кияү-киленнәрен, онык-оныкчыкларын да мактап туа алмады ул. “Тугыз балама да хәләл күкрәк сөте имездем. Шуңа күрә тәүфыйклы үстеләр алар”, – ди.
Саубуллашканда Гамбәрия апа безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Нигәдер күңелем тулды. Әни дә мине гел шулай кулларын сузып озатып кала иде... Гамбәрия апаның балалары бу яктан бик бәхетле: аларның туган нигезләрен сагынып кайтканда каршы алып, озатып калырга ак яулыклы әниләре бар.
Дания ШӘРИПОВА
“Татарстан яшьләре” гәҗите сайтыннан
