Музаяна Шаехмурзовна Азнакай районы Мәсәгет авылында 6 балалы крестьян гаиләсендә туып үскән. Бүгенге көндә бер үзе исән - бөтенесе өчен дога уку миңа насыйп булган инде –ди ул. Туган авылы урта мәктәбендә 7 сыйныф белем ала. Укуын тәмамлагач, колхозда төрле эштә эшли. Сугыш башлана. Ир - егетләр сугышка китеп беткәч, колхоз эше бөтенләе белән хатын-кыз җилкәсендә кала. Барлык сугыш чоры балаларына хас булганча, кечкенәдән үк ир-атлар гына күтәрә алырдай авыр тормыш йөген үз җилкәсендә күтәрә Мөзәянә апа. Яшьрәк чакта Баулыга җир казу эшенә җибәргәннәр.1950 елдан алып пенсиягә киткэнче колхозда сыер сава. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр, ә инде 1975 елда “Знак почета” ордены белән бүләкләнә.”Атказанган сыер савучысы” дигән мактаулы исеме дә бар.
Тормышка чыгып бердән-бер улын – Илгизәрне алып кайта. Тормышы барып чыкмый, ялгызы баланы үстереп аякка бастыра, кабат кияүгә чыкмый.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Мөзәянә Шәехморза кызы әле дә өйдә тик кенә утыра торганнардан түгел, булдыра алганча өй эшләрен үзе башкара..
2 оныкның, 2 оныкчыкның яраткан әбисе ул.
Азнакай социаль яклау үзәге