Без, горур Чатыр-Таулы азнакайлылар, соңгы елларда районыбызның яхшы якка үзгәрүенә сөенеп бетә алмыйбыз. Ышанмасагыз, килеп күрегез, биш ел элекке белән чагыштырганда хәзер аны танырлык та түгел. Чөнки районыбызга булдыклы, тырыш, кеше хәленә керә белүче, халык өчен эшләүче җитәкче килде. Азнакайда бу елларда гына башкарылган эшләрне санап бетерә торган түгел. Мәчет, музей, “Чатыр-Тау” спорт комплексын, мәктәпне (аны ачуда Рөстәм Миңнеханов та катнашты) үз эченә алган яңа квартал төзелде, аны шәһәр белән тоташтырып, яңа юл салынды. Мәктәпләр ремонтлана, балалар бакчалары төзелә.
Районыбызның яңа башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин эшли башлаганнан бирле кешеләр арасында. Квартал бәйрәмнәреннән дә калмый, ветераннарны котларга да үзе бара, хәтта базарга килеп, пенсионерлар белән сөйләшеп китәргә дә вакыт таба. Марсель Зөфәр улы хәлебезне белергә килгәч, без, пенсионерлар, аңардан үзебез җитештергән ризыкларны (сөт, йомырка һ.б.) утырып сату өчен өсте ябулы урын булмас микән дип сораган идек, 10-15 көн үтте микән, базарыбызда безнең өчен иркен, уңайлы павильон пәйда булды. Районыбызның кайсы төбәгенә барса да, кемнәр белән генә очрашса да, башлыгыбыз гел бер сүзне кабатлый: “Азнакай халкы өчен, районны тагын да матуррак итү өчен миңа ниләр эшләргә кирәк, әйтегез, мин сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын”, – ди.
– Кешелекле булуыгыз, гади халык сүзен тыңлый белүегез, районны артта калганнар рәтеннән тартып чыгарып, беренчеләр сафына бастырганыгыз өчен рәхмәт сезгә, Марсель Зөфәрович!
Әнисә ИСХАКОВА, хезмәт ветераны. Азнакай.
“Татарстан яшьләре” гәҗите сайтыннан