Грипп көтмәгәндә киләчәк

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

    Грипп коры, салкынча һава торышын ярата. Шуңа да быел гриппның беренче очраклары инде ноябрь ахырында ук күзәтелергә мөмкин. Табиблар Татарстан халкын үз сәламәтлегенә игътибарлы булып, мөмкин кадәр тизрәк прививка ясатырга өнди. Прививка ясаттың да, шуннан соң бер дә авырмыйсың дигән сүз түгел бит. Вирусларга иммунитет барлыкка килү өчен 4-6 атна таләп ителә.

    Традицион рәвештә көз җитү белән гриппны кисәтү буенча чаралар башлана. Беренче чиратта, билгеле, игътибар балаларга юнәлтелә. Олыларның инде иммунитеты формалашкан булса, нәниләрнең организмы чирләргә каршы тора алмый әле. Вакциналар сентябрь башында ук кайтарыла башлаган иде. “Бүгенге көндә “Гриппол плюс”ның 228 мең дозасы килде, 124 меңнән артык бала инде вакцинацияләнде”, - дип сөйләде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина.
    Хәзерге вакытта вакцинацияләнергә тиешле бөтен балаларга прививка ясап бетерү бурычы тора. Өлкәннәр өчен вакциналар исә октябрь ахырына кадәр кайтарылыр дип көтелә. Препаратның бер дозасы 300 сум тирәсе тора. Гриппны кисәтүнең бу чарасы Россия бюджетыннан финанслана.
   Былтыр грипп чоры тотрыклы гына узды. Әмма инфекциягә бирешмәгән бер генә район да калмады. 12 гыйнварда “баш күтәргән” чор 14 атна дәвам итте. Шул рәвешле республика халкының 7 проценты - 300 меңнән артык кеше авырган. Инфекция бигрәк тә балалар арасында киң таралыш алган. Барлык чирләүчеләр структурасында нәниләр һәм үсмерләр 65 процент тәшкил иткән.
- Грипп инфекциясенең киң таралышын вакцинация ярдәмендә тоткарлый алдык. Узган елда 1 миллионнан артык кешегә прививка ясалды. Шул исәптән 78 400 кеше эш бирүчеләр хисабына вакцинацияләнде, - диде Марина Патяшина.
    Әмма соңгы елларда вакцинацияләүдән баш тартучылар исәбе бик куркыныч сыйфат ала, ди табиблар. Төрле рәсми булмаган чыганаклардагы мәгълүматларны укып, кешеләр дөрес түгел фикер йөртә башлый.
- Прививка ясатканнан соң ук минем тән температурасы күтәрелде, миңа шулай грипп йоктырдылар, дип әйтүчеләр бар.
Вакцинацияләү вакытында бу авыруны берничек тә йоктырып булмый. Бу кешенең психологик реакциясе, курку нәтиҗәсе. Аннары кеше прививка ясатканнан соң ел буе, ә кайчак күп еллар бер дә чирләмәм дип уйлый. Шуңа да борыны җепши, йөткерә башласа, менә миңа вакцинацияләү ярдәм итмәде дигән нәтиҗә ясый. Әмма грипп вирусыннан башка тын юлларының кискен инфекциясенә сәбәпче булган тагын 200дән артык вирус исәпләнә бит, - дип аңлатты Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.
     Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та күзәтелмәгән. Вакцинациянең уңай нәтиҗәсенең төп күрсәткече нәкъ шул. Табиблар вакцинацияләүдән һич тә баш тартырга ярамаганлыкны кат-кат ассызыклый. Алар сүзләренчә, прививка ясатудан баш тарту өчен сәбәп булып бары тик тулысынча сәламәт булмау гына тора ала.
     Мәгълүм булганча, гриппка каршы төрле вакциналар бар. Элегрәк республикабызда үзебездә җитештерелгәнннәре белән бергә чит илнекеләр дә кулланылса, соңгы берничә елда импортны алмаштыру кагыйдәсе гамәлдә. Хәзерге вакытта Татарстанга “Гриппол” һәм “Гриппол плюс” кына кайтарыла, ди Марина Патяшина. Сергей Осипов сүзләренчә, үзебездә җитештерелгән препаратлар чит илнекенә караганда яхшырак та әле. Сыйфаты буенча аерылмыйча, хәтта үзебездә эшләнгәне нәтиҗәлерәк тә булгач, кыйммәтрәк бәядән чит илнекен сатып алу урынсыз дип санала.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

 

чыгынык: http://intertat.ru  сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International