Чатыр тауда парапланеристлар ярышты

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

   Чатыр тауда парапланеризм буенча ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 8 команда катнашты. Иң яшь очуга – 15, иң өлкәненә 66 яшь иде. Районыбыз данын остазлардан Данис Мусин, Рөстәм Мәһдиев, Рөстәм Вәлиев һәм яшүсмерләрдән “Азфлай” клубында шөгыльләнүче Аделия Мусина, Ильяс Фәттахов һәм Әдилә Батыршинова яклады. Азнакайлылар призлы урыннарны яулый алмасалар да, беренче бишлеккә керделәр.

– Республика дәрәҗәсендәге мондый чемпионат районыбызда соңгы 4 ел эчендә алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел язын Иьяс Фәттахов чемпион булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда спортның бу төре буенча рәсми ярышлар бары Азнакайда гына уздырыла, – ди “Азфлай” клубы җитәкчесе Данис Мусин.

    Парапланда очу сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләр бүләк итә. Йомшак һава агымы коштай еракларга очыртып алып китә һәм син кояш нурларына күмелгән иксез-чиксез киңлекләрне кочып, табигатьнең тиңсез матурлыгы белән хозурланасың.

 

Зөлфия ХӘМИТОВА, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International