Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы иҗат ителүенә 50 ел узу уңаеннан төшерелгән бу фильмда ярты гасыр узгач та актуаль булган проблемалар күтәрелә – шәфкатьлелек, мәхәббәт, игелекле эш өчен үз-үзеңне корбан итү.
“Ак чәчәкләр” фильмының геройлары – медицина хезмәткәрләре, белгечләр, табиблар. Совет чоры табибының көндәлек тормышын, аның кичерешләрен күңелегез аша үткәрәсегез килсә - “Ак чәчәкләр” фильмын зур экраннан карарга ашыгыгыз!
24 октябрь көнне сәгать 15тә Азнакай Мәдәният йортында премьера узачак. Рәхим итеегез!