Укытучылар көне күңелле мизгелләргә бай булды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

    Беренче һәм Соңгы кыңгырау арасында остазларыбызга дан җырлый торган олуг бәйрәм бар – ул Укытучылар көне. Аның халыкара югарылыкта билгеләп үтелүе әлеге һөнәр ияләренең дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Кайсы гына илдә яшәсәң дә, нинди генә милләттән булсаң да, аң-белем дөньясына алып керүче мөгаллимнәргә карата һәрберебезнең йөрәгендә рәхмәт хисләре кайный.

   5 октябрьдә Мәдәният йортында узган бәйрәмдә дә Азнакай мәгариф хезмәткәрләре исеменә иң матур сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

– Һәрбер бала сезнең куллар аша үтә. Сез аларга бар йөрәк җылыгызны бирәсез. Җәмгыятебезнең иң уңган, белемле, тәрбияле катламы сез. Җаваплы һәм авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, алга таба да яңадан-яңа уңышлар телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү чыгышында.

   Тантаналы чарада мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты белгече Гөлсинә Гафарова да катнашты.

– Мәгарифкә нинди генә яңалыклар, заманча технологияләр кертелмәсен, иң мөһиме Укытучы һәм Укучы булып кала бирә. Профсоюзлар һәрчак сезнең яклы. Азнакай мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы республиканың иң яхшы оешмалары сафында. Безнең тармакка булган зур игътибары өчен олы рәхмәтемне Марсель Зөфәровичка әйтәсем килә. Аңа безнең һөнәр яхшы таныш: әнисе дә, тормыш иптәше дә укытучылар. Муниципаль район башлыгы, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм профсоюз оешмасы рәисе арасында социаль партнерлыкка алга таба да шундый югарылыкта дәвам итәргә язсын, – диде ул.

   Чыннан да, һәр районда педагоглар чит илләргә сәяхәт кыла, стажировка үтә алмый. Азнакайлылар бу яктан бәхетле: Франциядә, Кытайда, Сингапурда, Гарәп Әмирлекләрендә тәҗрибә туплап кайттылар. Быел да Изге Болгарга 43 кешелек сәяхәткә сертификатны алар көчле алкышлар белән кабул итте. Шуңа күрә мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипованың чыгышында педагогларга гына түгел, республика һәм район җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.

   Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды: хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләр дә, юбилярлар да, укытучы гаиләләр дә бүләкләрдән читтә калмады.

   Быелгы уку елында педагоглар сафы 13 яшь белгеч белән тулыланган. Алар өлкән коллегалары алдында үз эшләренә тугры булып, балаларга ныклы тәрбия һәм белем бирергә ант иттеләр. Аларга бүләк ителгән ябалак сыны исә бу бәйрәмнең бер якты истәлеге булып сакланыр.

– Әнием укытучы, мин дә аның юлын дәвам итәргә уйладым. 4 нче лицейга инглиз телен укытырга кайттым. Бу телгә мәхәббәтне Зур Сукаеш мәктәбендә укытучым Роза Гәрәева уятты, ул бик көчле педагог. Балаларны бик яратам, районымны бик яратам. Безнең Азнакай шундый матурланды, аннан беркая да читкә китәсе килми, – ди Венера Фәрхетдинова.

Тантаналы чара сәнгать осталарының концерты һәм күңелле сюрпризлар белән белән үрелеп барды.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International