Азнакай Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе итеп Ваһапова Ләйсән Илдар кызы билгеләнде. Ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, Н.П.Пастухов исемендәге сәнәгать менеджменты дәүләт академиясен тәмамлаган. Моңа кадәр “Техник инвентаризация бюросы” РДУПнең 11 нче районара филиалында эшләгән.