Азнакайда иң гүзәл һәм сәләтле татар кызын ачыкларга җыеналар. 18 ноябрьдә Мәдәният йортында узачак «Татар кызы – 2015» бәйгесендә районыбызның 18-25 яшьлек туташлары көч сынаша ала. Конкурсның беренче этабы 20 һәм 21 октябрьдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары Мәдәният йортында 19 октябрьгә кадәр кабул ителә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html