Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

   Беркөнне үзәк каналларның берсеннән үз гоме­рен куркыныч астына куеп, башкаларның тормышын саклап кал­ган кешеләр хакында төшерелгән тапшыруны караганда, күңелдән: “Кара әле, бүген дә мон­дый гамәлләр кылучы­лар саны бихисап икән”, – дигән уй йөгереп үтте.

    Суга батучыларны кот­карган, ут эчендә калу­чыларны алып чыккан һ.б. шундый кыю йөрәкле кешеләр хакында з ур го­рурлык белән тыңладым бу көнне. Баксаң, андый курку белмәс кешеләрне эзләп әллә кая барасы да түгел, алар арабызда икән!

    Кем ул дисезме? Баш­калар гомере өчен утны- суны кичәргә әзер бул­ган Азнакай егете Илдус Гыйздәтуллин ул. Нинди батырлык кылган дияр­сез. Бу хакта үзе белән янәшә торып эшләүчеләр дә соңыннан гына ишеткәннәр. Тыйнак егет батырлыгы турында кыч­кырып йөрмәгән, әлбәттә.

 ... Гадәти бер дүшәмбе иртәсе була ул, кемдер баласын мәктәпкә, бакчага илтә, кемдер эшкә ашыга. Әнә шундый ыгы-зыгы­лы сәгатьтә Ленин ура­мыннан үтеп баручылар бер йортның балконына эләгеп торган кызчыкны күреп, шаккаталар. “Астан тотабыз, сикер”, – дигән сүзләрне елаган бала ишетми дә. Кырдан гына тыз-быз машиналар үтә, ләкин берәү дә ярдәмгә туктарга ашыкмый... Иртән баласын җитәкләп бакча­га барган Илдус каршында әнә шундый картина пәйда була.

– Җыелган халыкны күреп башта аптырап кал­дым. Ныклабрак кара­сам, барсының да кара­шы өскә төбәлгән. Икенче кат балконына бер генә кулы белән эләгеп торган, үксеп елаган кечкенә кызны күргәч, үзем дә сизмәстән, башта аста урнашкан кибет түбәсенә, аннан балконга менеп, баланы эләктереп алдым, – дип искә ала ул көнне Илдус.

    Өйгә үтеп ул шунда бул­ган телефоннан кызның әнисенә шалтыратып, хәлне аңлатып бирә, өлкән сабы­ен мәктәпкә генә илтергә киткән, куркып беткән ана тиз арада кайтып җитә. Әлеге хәлнең аянычлы тәмамлануын күз алдына китерү түгел, уйлыйсы да килми, хәтта.

– Бу очракны мин нинди­дер бер батырлык дип ка­бул итмим. Бүген берәрсенә ярдәм кирәк булса, шунда ук ярдәмгә ташланырга әзермен, чит кеше бәласе беркайчан да чит була ал­мый. Ул көнне ниндидер көч мине үзе өскә таба этәрде, менгән җирдән кире төшәргә уйлаган идем дә, шүрләдем, – дип елмая Илдус.

    Илдус Гыйздәтуллин бүген Азнакай автомобиль юлла­ры идарәсендә хезмәт куя. Хезмәттәшләре дә аның ту­рында: “Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер”, – диләр. Гаиләсендә ул тормыш иптәше Лилия өчен – үрнәк ир, уллары Камил белән Ил­наз өчен сөекле әти.

  Ир-егет яуда сынала, дисәләр дә, тыныч тормыш­та да батырлыкка урын бар. Илдус Гыйздәтуллин кылган батырлык үрнәге моңа бер мисал түгелмени?! Нәкъ менә шундыйлар хакында, «безнең заман герое», дип әйтергә ярыйдыр.

 

Таңсылу Саниева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International