Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман килде

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

    Районыбызда эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман булып китте. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан республикадан районга билгеле күләмдә акча бирелгән иде. Ул шушы юнәлештә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән танышты. Наталия Фишман азнакайлылар хезмәтенә уңай бәя бирде. Киләсе елда “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Аңа әзерлек кысаларында нефтьчеләр ярдәме белән Кара елга янын төзекләндерү, мәчет һәм һәм Җиңү паркы арасында парк зонасын булдыру, Нефтьчеләр, Сөембикә урамнарын реконструкцияләү планлаштырыла. Президент ярдәмчесе әлеге проектлар буенча да киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International