Бүгенге яшьләрне тормышка җиңел карыйлар, эчүчелек, наркомания сазлыгына батканнар дип гаепләсәк тә, алар арасында сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшүчеләр дә җитәрлек. «Мөстәкыйль балалар» («Самостоятельные дети») проектында катнашучылар бу темага багышланган акцияләрне еш үткәрә. Бу атнада алар урамда шәһәребез кешеләреннән бер генә көн булса да алкоголь, тәмәке, наркотиклар кулланмаска дип имза җыйдылар.
– Кешеләр безгә теләктәшлек белдерәләр, безне хуплыйлар, бик теләп кулларын куялар, – ди 3 нче мәктәпнең 6 А сыйныфы укучысы Элина Газизуллина.
Резеда Шәрипова
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html