Азнакай укучылары шәһәр суды эшчәнлеге белән таныштылар

2015 елның 16 октябре, җомга

    Азнакай шәһәр судында хокук бозуларга каршы профилактик чараларга җитди игътибар бирелә, бигрәк тә укучылар, яшьләр белән эшләүгә. Әле шушы араларда гына шәһәрнең 5нче мәктәбе укучылары белән очраштылар.

    Биредә кабинетларда булып, суд эшчәнлеге белән таныштылар. Кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылган “Ачык гадел хөкем” системасы, бай музей да аларда зур кызыксыну уятты.

    Очрашу барышында суд рәисе Йосыф Сәхапов Россия Федерациясенең суд системасы турында сөйләде, егет-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International