Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән “Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү” айлыгы уздыра

2015 елның 16 октябре, җомга

    Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән 5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр “Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү” айлыгы уздыра. Чара барышында сәүдә үзәкләренә, эшмәкәрләрнең яшәү урыннарына үзара рейдлар ясалачак, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләүне куллану буенча чаралар күреләчәк. Бүген районда исәптә торган 1280 шәхси эшмәкәрнең 150сенең Пенсия фондына 14 миллион бурычы бар, шуның 11 миллионы – исәптән төшкән эшкуарларныкы. Эшмәкәр, Пенсия фондында исәптә тора икән, керем алмаса яки эшкуарлык белән шөгыльләнмәсә дә, иминиятләштерү взносын түләргә тиеш. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International