Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Юл хуҗалыгы хезмәткәренең эше катлаулы һәм җаваплы. Әлеге тармак алдына ел саен масштаблы бурычлар куела һәм сез аларны уңышлы үтәп киләсез. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору – илебезнең икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Кара тасмага төрелгән шәһәр юлларының, асфальт җәелгән яңа урамнарның артуы – моның ачык дәлиле. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да хезмәтегездә иҗади уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим.
Марсель Шәйдулин, Азнакай муниципаль район башлыгы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html