Үз кеше

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

    Җитәкчеләрнең югары кәнәфидән киткәннән соңгы язмышы мине күптән кызыксындыра иде. Заманында фәлән фәләнеч дип, андыйлар алдында урталай сынып бил бөккәннәр дә, гомумән, фәлән-фәләнеч эшчәнлеге үз язмышларына кагылганнарның барысы да бүген әлеге түрәне ничек итеп искә ала соң? Халыкта “Югарыдан төшсәң – каты төшәсең” дигән әйтем бар. Бүген әнә шул югарыдан төшкәннәрнең берсе – озак еллар Азнакайда җитәкче булып эшләгән Әнәс Гатуф улы Исхаков турында язам.

    Дөрес, Әнәс дус “каты” төш­мәде. Шуңа күрә аны Азнакайда бүген үз итәләр. Халык арасында “Исхаков заманында болайрак иде...”, ”Исхаков заманында теге­ләйрәк иде...” кебек сүзләр һаман яши әле.

   Районга яңа җитәкче Марсель Шәйдуллин килеп, Азнакай яңадан текә тауга күтәрелә башлагач та, халык Әнәс исемен еш телгә алды.
Тик инде “Исхаков заманы”н сагынып түгел, ә әлеге ике җитәкчене район өчен, халык өчен эшләргә яралган кешеләр итеп, янәшә куеп сөйли башладылар. Соңгы очрашуларның берсендә Әнәс Марсель Зөфәр улы турында: “Бик булдыклы егет, безнең кебек кенә эшләми”, – дип куйган иде.
– Син дә төшеп калганнардан түгел идең инде, Әнәс Гатуфович, халык та гел үз итте.
– Слушай, халык өчен үз кеше булу бик җиңел түгел ул.

Слушай
   Әнәс Исхаков “слушай” дигән сүзне нинди мәгънәдә генә кулланмый! Кайчак бөтенләй урынсыз кебек тоелса да, аның фикер сөре­ше­нә өстәмә бер мәгънә сала кебек ул сүз. Инде килеп, “слушай” аның үзе якын иткән кеше­сенең исемен дә алыштыра иде. Без Әнәс белән 1972 елдан бирле таныш. Шөкер, бүген дә бер-беребезне югалтмый яшибез. 1972 елны мин Азнакайга укытырга килдем, Исхаков район комсомол комитетының беренче секретаре иде. Инде икенчеме, өченчеме күрешүдә үк ул миңа “слушай” дип дәшә башлады.
    Мин бер елдан, мөгаллимле­гемне ташлап, Казанга кайттым, телевидениедә эшли башладым. Әнәс исә карьера баскычлары буйлап һаман югары күтәрелә барды. Аны артыннан этүче “йонлы кул” юк иде. Карьера баскычлары буйлап өскә атлаганда, ул халыкка таянды.

    Телевидениедә, газеталарда эшләгәндә дә Азнакай юлын күп таптадым мин. Һәм иң беренче эш итеп Исхаков янына керә идем. Әнәс, гомумән, кеше проблемаларын кабинетта чи­шәргә яратмый иде. Янына кайчан кермә: “Слушай, әйдә йөреп кайтыйк әле, мин сиңа нәрсә язасын, ничек язасын да әйтмим, анысы – үз эшең. Миңа ияреп карап йөр шунда, теләсәң, кешеләр белән сөйләш, мин сүзгә катышмыйм!” – ди иде.

   Азнакайга җиде яктан юл керә. Шуның берсеннән чыгып китәбез. Бөтенләй икенче яктан кайтып керәбез. Хуҗалык җитәк­челәренә үзе киләсен әйтеп куймый иде бугай Әнәс. Шуңа күрә колхоз ида­рәсе янына килеп туктагач, урамдагылардан: “Хуҗа үзендәме, кү­рен­деме?” – дип сорый иде. “Каядыр китте бугай”, – дигән җавап ишет­кәч, басу-кырларга, фермаларга юл тота идек. Әлбәттә, озынколак хәбәр­ләр аша район баш­лыгының килүе тиз тарала инде ул. Авылдан чыгып китмәгән булсалар, хуҗалык җитәкчеләре Ә.Исхаковны тиз эзләп табалар иде һәм, гадәттә, гафу үтенгәндәй: “Әнәс Гатуфыч, киләсегезне ник әйт­мәдегез инде”, – дияләр иде. Ә Гатуфыч: “Слушай, алдан әйтеп кунак кына йөри ул, ярый, борчылма, берәр чынаяк чәең бармы?” – дип сүзне икенчегә бора иде. Хуҗалык җитәкчеләрен исәпкә алмаганда, авылда Әнәс­кә исеме-отчествосы белән әйтүче юк иде бугай. Ә менә: “Исәнме, апаем” яки “Исәнме, Әнәс улым” дигәннәре бүген дә хәтердә. Үз кешегә генә шулай диләр инде ул.

Без – авыл малайлары
    Азнакай – нефть төбәге. Бу, бер яктан, яхшы, әмма, икенче яктан, район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл кешеләре дә “нефтьтә эшләп” күбрәк акча алу ягында булып, колхоз эшенә әллә ни атлыгып тормады. Ә менә Азнакай рес­публика буенча иң зур уңыш җыючы районга әй­ләнде. Тарихтан билгеле: җир өчен гомер-гомергә ызгыш-сугышлар бар­ган. Җир-ана адәм баласы өчен яшәү чыганагы булган. Тик җәмгыятьтә­ге кайбер үзгәреш­ләр нәтиҗәсен­дә бу асыл хакыйкать онытылып торды. Нәкъ менә шул чакта Әнәс Исхаков халыкны җир­гә кайтара алды. Вәгазь сөйләп түгел, әлбәттә. Колхозларны ва­тып-җиме­реп ташлау, җирне инвесторларга тарату урынына, ми­лек формаларын үзгәрттеләр, төрле шир­кәтләр барлыкка килде. Алар җитәкчелек һәм халык арасында үзара ышаныч, килешүгә нигез­ләнеп, кеше үзен җирнең чын хуҗасы итеп тоя башлады, ә үзе хуҗа булган кеше башкача эшли инде ул: һәрнәрсәгә сак карый, акча санарга өйрәнә.

   Ә. Исхаков исә җир кешесенә үз хезмәте белән көн күрү өчен шартлар тудырды. Шуңа күрә районда авыллар сакланып калды. Хәтта берничә йорт калган кечкенә авылларны да картадан сызып ташламадылар, ә “Кечкенә авыл бәйрәмнәре” үткәрә башладылар.

   Ә.Исхаков үзен, баш-аягы белән дигәндәй, авыл кешесе дип санап яши. Аның еш кына: “Без – авыл малайлары”, – дип әйтеп куюы исә “без – гади кеше инде” дигән мәгънәне аңлатмый. Син авыл кешесе икән, димәк, тормыш тоткасы, җир хуҗасы, ил­не туендыручы дигән мәгънә сала иде ул әлеге сүзләргә.

    Үзе гомер буе сыер асрады, бер катлы агач йортта яшәде. Барган саен: “Әнәс Гатуфыч, үзең шундый зур җитәкче, бер йорт та сала алмыйсыңмыни? Әнә Азнакайны коттеджлар сарып бетерде бит инде”, – дия идем. Ә ул: “Слушай, кешедән уңайсыз. Азнакай халкы – бик таләпчән халык. “Әнәс түрә булды да үзенә сарай салды”, – дисәләр, нишләрсең. Йортым начар түгел бит әле”, – дип җавап кайтара килде. Әнәстән күрепме, җитәк­челәрнең барысы да диярлек терлек асравы хәтердә калган.

   Ниһаять, йорт салып чыкты ул. Әмма кайбер уртакул җитәк­челәрнекеннән дә шактый кайтыш йорт. Инде сыер асрарлык шартлар да юк иде. Яшелчә үстерә башлады Әнәс, ә йорт тирәсе шау чәчәк иде. Монысы да Азнакайда бер “чир”гә әйләнде. Ул хәтле чәчәк бүген бер генә район үзәгендә дә юк бугай. Глава кушуы буенча Азнакайда махсус теплица ясап, шунда чәчәк үстереп, язын халыкка тараталар иде. Азнакай әле 1990 нчы елларда ук кече шәһәрләр арасында иң төзеге һәм матуры дип табылды. Ә 1999 елда Россиядә берен­челәрдән булып ЮНЕСКО дипломына һәм “Пальмовая ветвь мира” алтын ме­да­ленә лаек булды. Шул чакта Республикабызның беренче Президенты М.Шәй­ми­ев Әнәс турында: “Ил-көн шундыйларга таяна”, – дигән иде.

“Азнакайда пионерга алалар”
   Заманында “Татарстан яшь­лә­ре” газетасында шул исемдәге мә­каләм чыккан иде. Азнакайга Әнәс үзе чакырды: “Слушай, берничә кешене пионерга алабыз. Тантанага сине дә чакырам”, – диде.
– Киләм, әлбәттә, чакырып барсаң, кадерең була ул. Тик менә шуны әйт: бу заманда ниткән пионерга алу инде ул?
– Килгәч күрерсең. Көтәм, слушай.

   Пионерга алу бер кафеда узды. Хакимият матур гына табын әзер­ләгән. Өстәл артында исә Азнакай эшмәкәрләре утыра. Эшмә­кәрлек җәелә генә башлаган вакыт иде ул. Халык кына түгел, җитәкчеләр дә ничек эш башлау турында баш вата. Шул заманда Ә.Исхаков эш­мәкәрләр сафына яңа аяк басканнарны “пионерга алу“ны оештыра башлады. Эшмәкәрләрнең үзенчә уставлары да бар иде бугай, муеннарына ал галстук та бәйләделәр. Ә бу тантананың асылы халыкны эшле итүгә, үзара тәҗрибә уртак­лашуга, белешеп-киңәшеп яшәү­гә һәм эшләүгә кайтып кала иде. Ә.Исхаков күп кенә гамәлләр башкаруда үзе дә пионер булды.

Чишмәләр иле син, туган як!
    Ничек вакыт тапкандыр, Әнәс шигърият белән мавыга иде. Башта, бәлки, үзе өчен генә язгандыр. Тора-бара аның ши­гырь­ләре матбугатта күренә башлады, композиторлар аларга көйләр яздылар, соңрак, берничә шигырьләр җы­ентыгы чыгарып, Язучылар бер­ле­генә кабул ителде. Аның бер җыентыгы “Чиш­мәләр иле син, туган як!” дип атала. Бу булганга мәдхия җырлау гына түгел иде, чишмәләр санын үзе ишәйтте Әнәс. Нефть төбәк­ләрендә җир асты суларының да пычрануы котылгысыз. Исхаков исә нефтьчеләр белән сөйләшеп-киңәшеп, чиш­мә­ләрне тергезергә тотынды, “Кө­меш су” программасы эшли башлады. Районда чишмәләр саны 100дән артып китте. Аларны карап тоту, төзек­ләндерү белән бүген төрле пред­прия­тиеләр, аерым кешеләр шөгыль­ләнә.

   Исемнәре дә җырлап тора чишмәләрнең: “Тургай тау, “Бәл­лүр”, “Яшьлек”, “Хәтер”, “Зариф”, “Әкрен тау”, “Дулкын”. Һәрберсе янында утырып ял итәргә мөмкин. Чәйләп алу өчен өстәлләр дә тора, шашлык-машлык әзерләргә дә була. Артыңнан җыештырып китәр өчен чүп савытлары куелган. Азнакай егете, шагыйрь Рөстәм Зәкуан Әнәснең бу изге эшләрен телгә алып:


Йөз чишмәсе Азнакайның
Дәвер сүзләрен сөйләп,
Киләчәккә китеп бара,
Синең җырларны көйләп, –


дип тә язган иде. Бу юллар Әнәскә ярарга тырышу, мәдхия түгел. Рөстәм Әнәс белән бер чорда Азнакайда эшләде, авылларны сак­лап калуда үзеннән өлеш кертте.

    Исхаков аны, журналист егетне, бер колхозның бригадасы булган Илбәк авылына җитәкче итеп куйды. Әйе, нәкъ менә колхозларга таралу куркынычы яный башлагач, колхоз брига­дала­рын аерым бер мөстәкыйль хуҗалык итте Әнәс һәм бу ху­җалыклар аякка нык­лап басып, үз көннәрен үзләре күрә башладылар. Читтән килгән­нәргә үр­нәк-гыйбрәт күр­сәтү өчен Ил­бәккә дә алып баралар иде. Оптимизация шаукымы башланган гына заманнарда, өстән күр­сәт­мә көтмичә, Илбәктә берничә оешманы бер түбә астына кертеп куйдылар. Шулай итеп авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә сак­ланып калды. Журналистлар белән бер килгәч, Рөстәм безне шул бина янына алып килә иде дә: “Менә, җәмә­гать, Илбәк балалары бу ишек­тән балалар бакчасына керә­ләр, ә-әнә теге ишектән мәктәпне тәмамлап чыгып ки­тәләр”, – дия иде. Үз авылына үзе хуҗа булган халык муллыкта яшәде.

     Мин бүген Әнәс Исхаковның Азнакайдагы эшчәнлегенә хисап ясарга җыенмыйм. Тел төбендә башка уй ята. Әнәс үзе Лениногорск районы, Югары Чыршылы авылында туган. Туган ягын онытты димим, үз авылының тарихы турында күләмле китап та чыгарды. Әмма үзен Азнакай кешесе дип исәпли. Чөнки утыз елдан артык гомере шунда узды. Халык – аны, ул халыкны күтәрде. Инде ялга чыккач та Азнакайда яшәп калды. Зур кала тормышына да кызыкмады, туган ягына да кайтмады. Эштән дә үзе туктады. “Слушай, җиткәндер инде, яшь тә бара, адәм баласына ял да ки­рәк”, – дигән иде ул миңа. Үзең киткәч, артыңнан: “Аллага шө­кер, котылдык”, – дисәләр, ниш­ләр­сең?

     Язмам башында Азнакайның яңа җитәкчесе Марсель Шәй­дуллинны телгә алган идем. Шөкер, ул да Азнакайда үз кешегә әйләнгән. Халык: “Безне ташлап китмәсә ярый инде”, – дип яши.


Бүген, җитәкчелек белән халык арасы ерагайган, ике арада шактый тирән упкын барлыкка килгән бер заманда, түрәләрнең алдагы язмышы мине бик уйландыра. Ә үзләре ниләр уйлый икән?

 

Риман Гыйлемханов

 

“Ватаным Татарстан”,   /№ 155, 16.10.2015/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International