Көзен чиста калса, язын матур булыр

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

   Ел саен кышка керер алдыннан бакча-парклар, скверлар, яшел зоналар, кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, ишегаллары һәм башка территорияләр тәртипкә китерелә. Киләсе язда шәһәр-авылларыбыз күз алдыбызга зур “чүп оясы” рәвешендә килеп басмасын дисәк, кар яуганчы бөтен тирә-юньне тәртипкә китерү мөһим.

   Көндәлек тормышта табигатькә зыян салмаска һәм сезонлы өмәләр турында онытмаска – чисталыкка һәм матурлыкка ирешүнең бик гади формуласы әнә шул. Бу кагыйдәләргә буйсынып, без үзебезнең тормыш сыйфатын яхшыртабыз, аны уңайлырак итәбез. Шул ук вакытта сәламәтлегебезне дә кайгыртабыз.
    “Әй, ул чүп-чарны, яфракларны җыештырып тору нигә кирәк соң? Барыбер тиздән кар астында калачаклар”, - дип фикерләүчеләр бүген бик сирәк. Әйләнә-тирәбезне чиста-пөхтә тоту, табигатькә игътибарлы булу зарур дип әледән-әле сөйләп торгач, ниһаять, халкыбызның экология мәсьәләләренә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә башлады.
    Көзге-язгы өмәләрне дә билгеләнгән территорияне мәҗбүри җыештырту, совет заманыннан калган гадәт дип кабул итүдән арынып киләбез. Татарстанлылар хәзер себерке-тырма белән коралланып, күтәренке кәеф белән, дәррәү җыелышып тирә-юньне тәртипкә китерә.
    Яшьләребезнең бу юнәлештәге активлыгына бигрәк тә сокланып карыйсың. Төрле иҗтимагый оешмаларга берләшкән егет-кызлар үз инициативасы белән билгеләнгән бер территорияне җыештыра. Үзенең омтылышлары, ташып торган энергиясе белән алар бу эшкә башкаларны да җәлеп итә.
    Гомумән,  республикабызда соңгы вакытта бик актив рәвештә табигатькә һәм дөньяга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү эше алып барыла. 2013 ел Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак үткәрелгәннән соң, бу юнәлештә зур алга китеш күзәтелде. Хәзер инде әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы мөнәсәбәт Президентның боерыгы белән генә аңлатылмый. Чисталыкка омтылу, үзе яшәгән йорт тирәсен чиста-пөхтә итеп күрү һәм моңа үзеннән дә өлеш кертү теләге күпләргә хас. “Чүпләмәгән җирдә чиста” дигән принцип кеше аңына елдан-ел тирәнрәк сеңә бара.
    Экологик тәрбия кечкенәдән башланырга тиеш дию дөрестер. Кече яшьтән үк баланы чисталыкка өйрәтүнең әһәмияте кат-кат ассызыклана. Әти-әнисеннән «агачларны сындырырга, хайваннарны кыерсытырга ярамый, чүпне җиргә ташлау әдәпсезлек” дигән сүзләрне ишетеп үскән бала гомере буе табигатьне саклар, кадерли белер. Нарасый бераз үсә төшкәч, тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияләүне мәктәп дәвам итәргә тиеш. Республикабызның белем бирү учреждениеләрендә үткән “Чисталык дәресләре”, “Мәктәп эко-патруле” кебек чаралар һәм акцияләр шуны максат итеп куя да.
    Өмәләр үткәрү дә үзенә күрә экологик тәрбия чараларының берсе. Чисталыкны саклауга күпме көч куелганлыгын кеше бу эштә үзе катнашса гына аңларга сәләтле. Язын-көзен үткәрелгән бу чараларның даталарын һәр муниципаль берәмлек җитәкчелеге үзе хәл итә. Башкалабыз Казанда территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча күркәм гадәткә әверелгән ункөнлек 1-10 октябрьдә узды. Шушы вакыт аралыгында 3 меңгә якын ишегалды, 20 миллион квадрат метр тирәсе юл өслеге, 17 миллион квадрат метрны биләгән ял итү урыннары, 300 гектар мәйдандагы бакча, парк һәм сквер территорияләре тәртипкә китерелде. Төп игътибар исә шәһәрнең урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга юнәлдерелде. Шулай ук агачлар һәм куаклар утырту, тукталыш павильоннарын, яктырту җайланмаларын, коймаларны, юл билгеләрен тузаннан арындыру кебек эшләр дә башкарылды.
   Эшләрнең төп өлеше торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү тармагына кагылышлы подрядчы оешмалар җилкәсенә ятты. Әмма гади халык та үзеннән өлеш кертте. Әлеге чараларда һәр елдагыча 40 мең тирәсе казанлы, шәһәрнең төрле милек формасындагы 2 меңнән артык предприятиесе һәм оешмасы катнашты.
   Чаллыда санитар чистарту чаралары ункөнлеккә генә сыешмыйча, ай дәвамында үтә. Урамнарны һәм яшел зоналарны чүп-чардан арындыру белән бергә, автокалада корылык хөкем сөрү сәбәпле тернәкләнеп китә алмаган агач үсентеләре урынына яңа куак-агачлар утыртачаклар, шулай ук чишмәләрне тәртипкә китерәчәкләр. Гомумшәһәр өмәсе исә Чаллыда бу атнаның шимбәсенә билгеләнгән.
    Кышка кергәнче мондый өмәләр республикабызның барлык шәһәрләре һәм районнарында үтәчәк. Экологлар да күзәтү эшен көчәйткән. Алар аеруча саклана торган табигый зоналарны тикшерә, тиешсез җирләрдә хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны юк итүгә зур игътибар бирә.


Гүзәл Насыйбуллина

 

чыганак: http://intertat.ru сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International