Азнакай балалар сырхауханәсенең филиалы төзекләндерүдән соң ачылды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

     Балалар сырхауханәсенең Шәйхетдинов микрорайонындагы филиалы 1989 елдан эшләп килә. Быел ул 2 айга капиталь ремонтка ябылып торды да, шушы көннәрдә янәдән ишекләрен ачты. Тәрәзә-ишекләре алыштырылган, идәне яңартылган, кабинетлары “көлеп торган” бина хәзер тагын да яктырды, җылынды. 4 участокны берләштергән филиал 800 балага хезмәт күрсәтә. Табиблар һәм шәфкать туташлары көн саен 60лап кечкенә пациентны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International