Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курслары

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

       “Азнакай шәһәре гимназиясе”ндә ике атна дәвам иткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган белем күтәрү курсларының эше тәмамланды. “Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты” тарафыннан уздырылган бу курслар укытучыларны файдалы һәм кирәкле мәгълүматларга тагы да баетты. Бүген районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “ФГОС шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар” дип исемләнгән тема астында үзләренең проект эшләрен якладылар.

 

Азнакай районы “Мәгариф идарәсе” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International