Кичә «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсе базасында терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Ул республикада терлекчелек буенча 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясады. Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Азнакай районнарының бу тармак белгечләре алдына продукция җитештерү күләмен арттыру бурычы куелды. Семинарда катнашучылар агрофирманың Тымытык бүлекчәсе сөтчелек-товарлыклы фермаларында эшнең оештырылуы белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html