Азнакай мәктәпләрендә мәдәни дәресләр узды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

     21 октябрьдә барлык мәгариф учреждениеләрендә Бердәм мәдәният көне узды. Район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу көнне шәһәребезнең 1, 5, 7, 8 нче мәктәпләренә һәм гимназиядә булып, укукчыларны кызыклы һәм могҗизалы китап иле белән таныштырдылар. Билгеле булганча, 2015-2016 елларда республикабызда башлангыч сыйныфлар өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты тормышка ашырыла. Һәр укыган китап, барган мәдәни учак турында укучылар шушы көндәлеккә теркәп, алган кичерешләре турында язалар, биремнәр үтиләр. Әлеге проект нигезендә “”Мәдәни көндәлек” сайтының иң актив кулланучысы, “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң яхшы мәдәниятле әти-әни” номинацияләрендә конкурс та үткәрелә. Китапханәчеләр бу турыда да аңлатып, балаларны китап белән дус, рухи яктан бай булырга чакырдылар.

 

Дилә ШӘРИПОВА, үзәкләштерелгән китапханәләр ситсемасы директоры урынбасары

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International