Мексиканнар авыл хуҗагына яңа проект тәкъдим итте

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

    Татарстанда тотрыклы үсеш алган районнарның берсе буларак, чит илләрнең Азнакай белән кызыксынуы арта бара. Төркия, Белоруссия белән багланышлар матур гына дәвам итә. Быел җәен итальяннар эшлекле визит ясаган иде. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мексика компаниясе вәкилен кабул итте. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Тәлгат Хафизов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов та катнашты.

     Агросәнәгать өлкәсендә консультант Хоселуис Гомес-Родригес туфракның уңдырышлылыгын күтәрүче нәтиҗәле технологияләр белән таныштырды. Аны пилот проекты буларак тәкъдим итүче як хисабына Татарстанның дүрт районында тормышка ашырырга ниятлиләр. Марсель Шәйдуллин проектта катнашырга ризалыгын белдерде. Бу язда ук тәҗрибә участогы био-көчәйткечләр белән тукландырылачак. Хоселуис Гомес-Родригес сүзләренә караганда, әлеге продукт туфракны ашламалар һәм пестицидлардан арындырып, туклыклы матдәләрне кире кайтара, каткан катламны йомшарта, уңышны 30 процентка арттыра.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International