Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

   23 октябрь көнне Азнакай шәһәренең “Чатыр Тау арена” спорт комплексында “Призвывник көне” узды. Быел ул аеруча тантаналы шартларда барды: хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатиха бирергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр белән бергә башкала кунаклары –ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы  республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Рес­публикасы сугыш һәм хәрби хезмәт  ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев та килде. Алар ил алдында һәр ир-егетнең үтәргә тиешле изге бурычын ассызыклап, солдат хезмәтен уңышлы башкарып, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр.

    Һәр елны спорт-хәрби ярышларда көч, җитезлек, осталыкны сынашу рәвешендә барган бу чарада зал шаулап-гөрләп торды. Тамашачылар 7 командага дәрт өстәп, һәр чыгышны бик җитди күзәтеп барды. Узган елларда командалар нигездә яшь-җилкенчәктән – призывниклар һәм югары сыйныфларда, көллиятләрдә укучылардан торса, быел аларга әфган сугышы ветераннары һәм төрле еллларда диңгез флотында хезмәт иткән өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International