Һөнәренә карап кияү эзлә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

       “Батырга - кияүгә!”. Әнә шундый исем астында 24 нче янгыннан коткару һәм  сүндерү бүлеге хезмәткәрләре акция уздырдылар. Әлеге акциянең төп мисалы булып, яшь кызларга киләчәктә кыю  ир-атка, чын батыр егетләргә кияүгә чыгу юлын эзләү иде. Әйтергә кирәк, әнә шундый  чын батырлар  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерү бүлекләрендә хезмәт күрсәтә.

        Янгын сүндерүче коткаручы егетләр, караулга кизү торырга  килгәнче үк үзләренең кыюлыкларын авыр герләр, штанга күтәрүдән, канат тартудан күрсәтәләр. Бу вакытта аларны фата киеп  бизәлгән кызлар читтән генә күзәтеп тордылар.  Мәхәббәткә багышланган  татар халык көе башланып киткәч кәләшләр үз күңеленә якын килгән егетне кулыннан алып талгын гына  түгәрәккә биергә чакырды.

         Әлеге уен үз эченә яшь егетләрне төптән мавыктырды, шуңа да һәркайсы үзенчә аерылырга тырышты, игътибар җәлеп итте.

         Бу матур һәм романтик акция  оештыру,  Азнакай шәһәрендә үз күзләре белән янгын күргән яшәүче ярдәмендә туган. Янгын сүундерүче егетләрнең чын һөнәр ияләре икәнен аңлаган кыз эченнән генә “Менә шундый егетләргә кияүгә чыгарга насыйп булсын иде”- дип тели.

         Ялкын эченә кергән кеше беркайчан да баләдә калдырмый. Акция барышында коткаручылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерү бүлекләрендә чын батыр, кыю, акыллы, һөнәренә һәм  гаиләсенә тугры калу алар өчен бик мөһим икәнлеген күрсәтергә тели. Чөнки гаилә - ышаныч уятучы.

          Янгын сүндерүче Айдар Гараев та шаярып түгел, үзенең олы тормышка аяк басуы никах җепләрен ныгыткан көнендә үзенең хезмәттәшләре янына бәхетен уртаклашырга килә. Янгын сүндерү карауылында, ялкында бар көчен куеп көрәшкән егет әлеге хезмәтендә бер - береңне аңларга  һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, бәла вакытында якында гына булу серләренә төшенде, чөнки бу күренешләр булганда гына  төпле гаилә була. Ләйсән үз сайлаган ярында бердә үкенми чөнки киләчәктә төпле саклаучысы, яклаучысы  барлыгын тоеп яши.

 

24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары А. Никулин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International