Азнакай төбәге үз тарихын барлауга җитди кереште. Соңгы өч елда гына да аның үсешен, күренекле шәхесләрен, батыр ул-кызларын яктырткан өч зур китап дөнья күрде. Авыллар да үз елъязмаларын булдыруда калышмый. 7 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Әсәй мәдәният йортында «Әсәй-Митрәй мирасы» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узачак.
Рәхим итегез!