Һәр көнеңне бәхетле итә торган 8 тылсымлы боерык

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

1. Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын.

2. Бүген мин берәр эш эшләгәндә авырлык хис итсәм дә, аны беркемгә дә сиздермәячәкмен. Хәтта ул эшнең авырлыгын татысам да.

3. Мин дөньяны яхшы якка үзгәртә алмасам да, аңа барыбер үземнең өлешемне кертәчәкмен.

4. Бүген мин яхшы китап укыр­га ун минут булса да вакыт сарыф итәчәкмен. Ашаган ризыгым каткан ипи булса да, Аллаһка шөкер кылып, аның ләззәтен татырга тырышачакмын һәм тормышымда булган матур мизгелләрне искә төшереп, шатлык дәрьясында йөзәчәкмен.

5. Бүген мин беркемгә дә сиздермичә бер яхшылык эшләячәкмен һәм ул изгелегемнең нурын йөрәгемә сеңдерәчәкмен.

6. Бүген мин кешеләргә карата йомшак һәм матур мөгамәләдә булачакмын. Кешеләрнең хаталарына һәм кимчелекләренә игътибар итмәячәкмен, аларны гаеп­ләмәячәкмен.

7. Бүген мин ниятләгән эшләремнең барысын да эшли алмасам да, эшләнгәннәре өчен сөенеп, Аллаһ Тәгаләгә шөкрана кылачакмын.

8. Мин шиксез инанам: Аллаһ Тәгалә мине ярата һәм миңа фәкать игелек кенә тели.

Әнә шулай дип үзенә эчке боерык бирә алган кеше, һичшиксез, иң бәхетле кеше булачак. Гөл һәм чәчәкләр хуш ис тараткан кебек, бу кеше бәхет нурын таратачак. Аллаһ Тәгалә шундый кешеләрдән булырга насыйп итсен һәм шундый кешеләрне арттырсын.

 

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,«Шамил» мәчете имам хатибы

 

Чыганак: shahrikazan.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International