Азнакай төбәге үз тарихын барлауга җитди кереште. Соңгы өч елда гына да аның үсешен, күренекле шәхесләрен, батыр ул-кызларын яктырткан өч зур китап дөнья күрде. Авыллар да үз елъязмаларын булдыруда калышмый. 6 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Бүләк (Сасы-Күл) мәдәният йортында «Ыкның гүзәл Бүләге» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узачак.
Барлык авылдашларны бәйрәмгә көтеп калабыз!