Үткән ял көннәрендә Сарман районында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән республика бәйгесенең ярымфинал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Иң яхшы комбайнчыларны ТР Дәүләт Советы исеменнән экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев котлады.
Бәйге барышында республиканың төрле районнарыннан иң яхшы 15 экипаж техниканы куллану буенча белемнәрен, күнекмәләрен күрсәтте.
Бәйге йомгаклары буенча Сарман районыннан Рамил Әһлетдинов беренче урынны яулады. Икенче урынга Буа районы егете Александр Грачев чыкты. Өченче урында – Азнакай районыннан Әмир Хәсәншин. Җиңүчеләргә башка бүләкләрдән тыш, Казан дәүләт аграр университетына керергә сертификатлар да тапшырылды.
Чыганак: “Ватаным Татарстан” 27.10.15 163 сан